Биографиясе

1929 елның 15 ноябре, Әтнә районы Олы Әтнә авылы – 2007 елның 4 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1951 ел).

1952–1986 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә, 1999–2003 елларда Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында эшли.

Татар теленә В.А.Осееваның «Тылсымлы сүз» («Волшебное слово», 1953 ел) хикәяләр китабын, Ж.Вернның «Капитан Грант балалары» («Дети капитана Гранта», 1974 ел), «Серле утрау» («Таинственный остров», 1981 ел) романнарын, И.С.Тургеневның «Язгы сулар» («Весенние воды», 1975 ел) повестен, И.А.Гончаровның «Гыйбрәтле язмыш» («Обыкновенная история», 1979 ел) романын, гарәп һәм әзәрбайҗан авторларының «Мисыр хикәяләре» (1958 ел), «Әзәрбайҗан хикәяләре» (1963 ел) җыентыкларын, шулай ук Л.Голосницкийның балаларга багышланган «Үткән заманга сәяхәт» («Путешествие в прошлое», 1960 ел), А.М.Макушаның «Егет булыйм дисәң» («Мужчинам до 16 лет», 1969 ел), шулай ук «Мәктәптән галәмгә» («Из школы во вселенную», 1973 ел) фәнни-популяр китапларын тәрҗемә итә.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. Казан, 1986;

Миңлебаев К. Урының түрдә, Фәния // Мәдәни җомга. 1999. 19 нояб.