Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет (1907–1908 елларда төзелә; «кирпеч» эклектикасы стилендәге дини архитектура истәлеге; манарасы, түбәсе һәм михраблы көньяк өлеше тулысынча юкка чыккан), вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 348 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Изгар волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Чабаксар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта «Үрнәк» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Чуаш Чабаксары авылы), 1957 елдан – «Алга» совхозының 3 нче бүлекчәсе (үзәк утары – Чистай районының Изгар авылы), 1974 елдан – «Закамский» совхозы (үзәк утары – Благодаровка поселогы), 1995–2004 елларда – «Закамский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 53,
1897 елда – 165,
1908 елда – 168,
1920 елда – 233,
1926 елда – 250,
1938 елда – 216,
1949 елда – 133,
1958 елда – 82,
1970 елда – 49,
1979 елда – 41,
1989 елда – 19,
2002 елда – 14,
2010 елда – 10,
2020 елда – 8 кеше (руслар).