Биографиясе

1946 елның 15 декабрендә Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында туган.

1966 елда – Казан театр училищесен, 1983 елда Башкорт университетының филология факультетын тәмамлый.

1966–1968 елларда Алексеевск районы мәдәният йортларында методист булып эшли.

1968–1986 елларда Татар республика күчмә театры актеры, 1986–1989 елларда «Тасма» җитештерү берләшмәсенең мәдәният йорты директоры, 1989 елдан Казан татар яшь тамашачылар театры актеры, аны оештыруда актив катнаша.

Иҗаты

Н.В.Сафин Татар республика күчмә театрында Хизәятхан («Мәйсәрә хәйләләре», Х.Ниязи), Гомәр («Караком фаҗигасе», О.Бадыйков), Мәхмүт («Җәяүле Мәхмүт», М.Кәрим), Солтангәрәй, Мияссәр («Шикәрем син, балым син», «Ефәк баулы былбыл кош», А.Гыйләҗев), Дон Педро («Шау-шулы көн», У.Шекспир) рольләрен башкара.

Көчле темпераментка, музыкаль сәләткә ия булу Н.В.Сафинга Казан татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә Һади Такташ («Атылган йолдыз», Ф.Бәйрәмова), Хәмзин, Шакир («Сандугачлар килгән безгә», «Хуш, Хәйбуш!», И.Юзеев), Юлдаш («Оят төне», Б.Мукаев), Кәрим бай, Шәехзаман («Башмагым», «Кыю кызлар», Т.Гыйззәт), Йагъкуб («Йосыф-Зөләйха», Кол Гали поэмасы буенча), Президент фон Вальтер («Мәкер һәм мәхәббәт», Ф.Шиллер), Лир («Король Лир», У.Шекспир), Салих Сәйдәшев («Умырзая», Р.Харис) кебек зур образлар иҗат итәргә мөмкинлек тудыра.

Д.Сираҗиев исем. театраль бүләк лауреаты (2011).