Биографиясе

1922 елның 6 декабре, хәзерге Чуаш Республикасы, Козловка районы Янгилде авылы – 2000 елның 12 декабре, шунда ук.

Туган авылында колхозда эшли. 1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша, 549 нчы укчы полк автоматчысы (3 нче гвардия армиянең 259 нчы укчы дивизиясе). 1 нче һәм 4 нче Украина, 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Кырым, Украинаны азат итүдә, Шяуляй (1944), Мемельгә (1944) һөҗүм итү операцияләрендә катнаша.

1943 елның 23 декабрендә Новотроицкий авылы (Запорожье өлкәсе Орехов районы) янындагы бәрелештә, 1944 елның 1–9 майларында Севастополь һәм 1944 елның 26–27 июлендә Шяуляй (Литва) шәһәрләре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.

1946 елда Янгилдегә әйләнеп кайта, кырчылык бригадиры булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Николаев А.Н. Боевая слава Чувашии. Чебоксары, 1975.

Солдатская слава. Казань, 1976.

Кавалеры ордена Славы трех степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов