- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Куйбышев сусаклагычыннан 3 км ераклыкта, Чистай шәһәреннән 18 км көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новая Надежда исеме белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкәләр ясау тарала.
Булдырь авылының Рождество чиркәве приходына карый.
XX йөз башында 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 969,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Чытырчы авыл җирлеге составында.
1930 елда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан авылда – шул исемдәге эреләндерелгән колхоз (үзәк утары – Подколок авылы), 1962 елдан – «Восход», 1966 елдан – «Заветы Ильича» колхозлары, 1994–2001 елларда – «Восход» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (барысының да үзәк утары – Чытырчы авылы) эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1950–1954 елларда – китапханә (Чытырчы авылыннан китерелә), 1970–2004 елларда клуб эшли.
2013 елда Архангел Михаил кәшәнәсе төзелә.
Авыл янында археология истәлекләре – Борнаш I авыллыгы (монголларгача чор болгар ядкәре), Борнаш II авыллыгы (Имәнкискә культурасы, болгар чоры) табыла.
М.Н.Герасимов (1873–?) – авыл писаре, беренче Дәүләт Думасы депутаты (1906), хезмәт (трудовиклар) фракциясе әгъзасы.
1859 елда – 275,
1897 елда – 533,
1908 елда – 617,
1920 елда – 616,
1926 елда – 707,
1938 елда – 629,
1949 елда – 406,
1958 елда – 316,
1970 елда – 188,
1979 елда – 124,
1989 елда – 54,
2002 елда – 33,
2010 елда – 12,
2021 елда – 7 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.