Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1878–1929 елларда Казанда рус телендә елга 3-6 саны чыга.

Аерым 124 китаптан торган 34 томы дөнья күрә.

1878–1892 елларда «Известия общества археологии, истории и этнографии при императорском казанском университете» журналы елга 3 саны чыгарыла, 1892 елдан 6 саны.

Совет чорына кадәр журналның 29 томы (27 саны) чыга, совет чорында даими рәвештә чыкмый (1922–1924 елларда басылмый).

Исеме үзгәрә: 1878–1916 елларда «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете», 1919–1921 елларда «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете», 1925–1929 елларда «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском государственном университете имени В.И.Ульянова-Ленина».

Редакция комитеты әгъзалары катнашында җәмгыять сәркәтибе мөхәррирлегендә чыга. Беренче мөхәррире – Н.П.Загоскин, төрле чыгарылышларның мөхәррирләре – Н.Ф.Катанов, С.Кузнецов, А.Т.Соловьёв, А.С.Архангельский, Н.В.Никольский, П.В.Траубенберг, И.Н.Смирнов, Н.З.Тихов, К.В.Харлампович һ.б.

Журналны нәшер итүдә Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзалары Г.Әхмәров, Ш.Әхмәров, Н.А.Бобровников, П.М.Дульский, Г.Ибраһимов, Н.Ф.Калинин, М.К.Корбут, С.Е.Малов, В.И.Огородников, М.Н.Пинегин, И.М.Покровский, П.А.Пономарёв, А.А.Спицын, М.Г.Худяков, Е.А.Чернышёв, шулай ук Казан университеты профессорлары Б.Ф.Адлер, А.И.Александров, В.А.Богородицкий, М.В.Бречкевич, Н.Ф.Высоцкий, В.Ф.Смолин, Н.Н.Фирсов, С.М.Шпилевский, А.А.Штукенберг катнаша.

Журнал белән җәмгыятьнең башка шәһәрләрдә (Будапешт, Гельсингфорс, Красноярск, С.-Петербург, Упсалы һ.б.) яшәүче әгъзалары да хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Редакция үз алдына «Урал-Алтай дөньясын һәрьяклап өйрәнү» бурычын куя, шул сәбәпле Идел-Урал төбәгенә, Себер һәм Урта Азиягә караган материалларга зур урын бирә. Журналда шулай ук якут, монгол, серб, чех, фин һәм башка халыклар турында мәкаләләр басыла.

«Хроника» бүлегендә археология, археография, антропология һәм этнография экспедицияләре вакытында ачылган һәм Россия музейлары коллекцияләренә тапшырылган табылдыклар турында хәбәрләр басыла.

Җәмгыять советы утырышларына, археология, тарих һәм этнография бүлекләре җыелышлары беркетмәләренә, хисапларына урын бирелә, әгъзаларның исемлекләре, китапханә һәм музей каталоглары, фәнни чараларның программалары, җәмгыять планы буенча эшләнгән тикшеренү эшләре нәтиҗәләре басыла. Беркетмәләргә кушымта итеп күренекле тарихчыларның (К.А.Фукс, С.М.Шпилевский, М.Н.Пинегин, Ш.Мәрҗани һ.б.) хезмәтләре басыла, аерым тарихи вакыйгалар яктыртыла, Казан губернасы территориясендәге археологик казу эшләренең нәтиҗәләре (шул исәптән тәңкәләр, борынгы шәһәрлекләр тасвирламалары һ.б.), Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы шәһәрләре, чиркәүләр һәм монастырьлар турындагы мәкаләләр басыла. Төрле халыкларның көнкүреше, туй һәм мәет күмү йолалары, халык сынамышлары, дәвалау ысуллары турындагы язмаларга күп урын бирелә. Халык иҗаты әсәрләре (шул исәптән шигырьләр, әкиятләр, ноталы җырлар) урнаштырыла, шулай ук Казан губернасы территориясендә яшәгән борынгы халыкларның исемнәре, төрки сүзләрнең этимологиясе турында лингвистик язмалар басыла.

Библиография бүлегендә Россиядә һәм чит илләрдә чыккан вакытлы матбугат басмаларыннан «Известия ...» журналы тематикасына караган китап һәм мәкаләләргә күзәтүләр, систематик күрсәткечләр, археологларның 4 нче съезды һәм төрле фәнни экспедицияләрнең хезмәтләре, Император археологик комиссиясе хисаплары басыла. Казандагы күренекле галимнәрнең тормышлары һәм эшчәнлекләре яктыртыла.

Журналда беренчеләрдән булып күпсанлы тарихи чыганаклар, шул исәптән шәһәрләрнең писцовый һәм разряд кенәгәләре, генеалогия агачы (шәҗәрә), актлар, грамоталар һәм документлар фәнни әйләнешкә кертелә.

Совет чорында журналның берничә басмасы түгәрәк даталарга багышланып чыгарыла: ТАССРның 5 еллыгы, Н.И.Лобачевский истәлегенә, Октябрь инкыйлабының 10 еллыгы, археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең 50 еллыгы.

Әдәбият

Смирнов И., Соколов А., Тихов Н. От редакционного комитета // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1892. Т. 10. Вып. 1;

Бусыгин Е.П., Зорин Н.В., Столярова Г.Р. ОАИЭ и развитие этнографии в Казанском университете // 125 лет Обществу археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Проблемы историко-культурного развития Волго-Уральского региона. Этнографические исследования. Сб. науч. докладов… Ч. III. Казань, 2004;

Альфонсов И.В. Указатель к «Известиям Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете» за 1878-1905 годы (т. 1-21). Казань, 1906;

Воробьёв Н.И. Указатель к «Известиям Общества археологии, истории и этнографии» за 1906-1927 годы (т. 22-33). Казань, 1928;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова