Биографиясе

1946 елның 22 декабрендә Казанда туган.

Казан сәнгать училищесен (1966), Чуаш педагогика институтының сәнгать-графика факультетын (1979) тәмамлый.

1968–1974 елларда Казан сәүдә рекламасы комбинатында рәссам-проектлаучы, 1976–1991 елларда – Татарстан китап нәшрияты (1968 елдан хезмәттәшлек итә), 1991–2002 елларда – Татарстан Республикасы Сәнгать фонды рәссамы.

2002 елдан «Казан» журналы баш рәссамы. Бер үк вакытта «Заман» нәшрияты белән хезмәттәшлек итә (2003 елдан). Казан сәнгать училищесендә (2007 елдан), В.И. Суриков исемендәге Мәскәү академия сынлы сәнгать институтының Казан филиалында укыта (2009 елдан).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1989).

Иҗаты

Г.Эйдинов китап бизәүдә һәм станлы графикада (рәсем, линогравюра, офорт, акварель, сепия, пастель һ.б.), плакат сәнгатендә уңышлы эшли. Россия һәм чит ил компанияләре өчен ясалган логотиплар, товар тамгалары, фирма стильләре авторы.

Рәссамнар иҗат төркеме составында РФ Дәүләт гербын эшләүдә катнаша (1990).

Китап һәм журнал графикасын үстерүгә зур өлеш кертә. Г.Эйдинов иллюстрацияләрне еш кына офорт, акварель, темпера, тушь, гуашь, акрил техникасында, станлы авторлык сериясе буларак иҗат итә: В.Гаршинның «Сәяхәтче бака» («Лягушка-путешественница», 1983), А.Милнның «Винни-Пух» (1987), Г.Маркесның «Ялгызлыкта йөз ел» («Сто лет одиночества», 1987), В.Гюгоның «Гаврош» (1988), М.Булгаковның «Эт йөрәге» («Собачье сердце», 1988) һәм «Мастер һәм Маргарита» («Мастер и Маргарита», 1989–2009), З.Мансурның «Елак куян» (1988), А.Алиш әкиятләре (1988), татар халык әкияте «Үги кыз» (1982–2009), «Фирүзә» (2010) китаплары, «Шәһәр әкиятләре» («Городские сказки», 2010) җыентыгы һ.б.

Китап дизайнында Г.Эйдинов үз стилистикасын булдыра һәм ул «Казан» журналын, Л.Похвалинскаяның «Тылсымлы фарфор дөньясы» («Волшебный мир фарфора», 2003), «Татарстанда Җир Хартиясе» («Хартия Земли в Татарстане»; 2005; өченче басмасы 2011), Г.Милашевскийның «Иске Казан. Фотопортрет» («Старая Казань. Фотопортрет», 2006) альбомнарын һ.б. бизәүдә консептуаль чагылыш таба.

Г.Эйдиновның станлы графикасы киеренке лирик хиссият, шартлы-символик композициядән алып хикәяләү характерындагы гомумиләштерүгә кадәр киң сәнгати диапозон белән аерыла: «Чабаксар шәһәре күренешләре» (1978), «Цирк» (1985), «Г.Тукай буенча» (1986), «Казан альбомы» (1991–2011), «Татар әкияте дөньясы» (1997), «Булгаковча төшләр» (2000), «Төркия буйлап» (2001), «Зөя шәһәрчеге» (2010), «Яранск» (2011), «Гороховец» (2012).

2000 еллардан башлап Г.Эйдинов пейзаж, сюжетлы картина жанрында станлы нәкышь белән актив шөгыльләнә. Татарстанның борынгы шәһәрләре Казан, Зөя, Алабуга, шулай ук Касыйм, Яранск, Гороховец һ.б. шәһәр күренешләрен натурадан сурәтләгән ландшафтлы һәм архитектур пейзажлар авторы.

Г.Эйдиновның жанрлы әсәрләре: «Күчеш», «Троядагы этюдларда» (икесе дә – 2001), «Язгы көз» (автопортрет), «Мишада кунакта» (икесе дә – 2002), «Уйдырмалар» сериясе (2008), «Казанкада регата», «Алып белән очрашу» (икесе дә – 2012. «Көзге натюрморт» (2000), «Карт барабанчы» (2000), «Төрек сувенирлары» (2001), «Ретро», «Онытылганнар» (икесе дә – 2002) һ.б.

Күргәзмәләре

1973 елдан башлап төбәкара – «Зур Идел» күргәзмәсендә (1980–2011); бөтенроссия – «Совет Россиясе» (1980–1986), «Россия» (1998–2009), «Рәссам һәм вакыт» (1987) күргәзмәләрендә (Мәскәү; бөтенсоюз – Бөтенсоюз сәнгать (1990), «Татарстан сәнгате» (2005), Г.Тукайның 120 еллык, М. Җәлилнең 100 еллык юбилейларына багышланган (икесе дә – 2006) күргәзмәләрдә, халыкара сынлы сәнгать атналыкларында (2010) (барысы да – Мәскәү); Төркиядә уздырылган Тукай көннәрендә (2006, Истанбул); «Яңа графика» (2007), «Г.Тукай юбилеена 125 иллюстрация» (2011), «Ак һәм кара» (2012) һ.б. күргәзмәләрдә (Казан) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 2001, 2002 (В.Анютин белән бергә), 2011, 2012, 2013, 2017 елларда Казанда; 2006 елда (Р.Газиев белән бергә) Истанбулда, Казанда, 2007 елда Алабугада, 2011 елда Яранскида, Кировта, Киров өлкәсе Кирово-Чепецк шәһәрендә уздырыла.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2021), Б.Урманче исемендәге (2001), халыкара «Елның иң яхшы китап тышлыгы» конкурсының «Алтын циклоп» (2004), Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» (2006) бүләкләренә лаек була. 6 тапкыр Бөтенроссия «Китап сәнгате» китап графикасы конкурсы лауреаты (1980–1989). Медальләр б-н бүләкләнә.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда, Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында, Алабуга дәүләт архитектура-сәнгать музей-саклаулыгында, Вятка дәүләт А. һәм В.Васнецовлар исемендәге сынлы сәнгать музеенда (Киров), Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендәге Тарих музеенда, Төркиядәге Чанаккала шәһәре музеенда саклана.

Әдәбият

Хисамова Д. Свое слово в искусстве // Казань. 2006. № 10/11.

Григорий Эйдинов. Живопись. Графика. Книга: каталог. Казань, 2012.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова