Тарихы

XVII йөз уртасына кадәр йомышлы чуашлар тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Куликеев исеме белән телгә алына.

1720 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 283 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Үби авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда “Броневик” колхозы (беренче рәисе – С.Антонов) оештырыла, 1950 елда Куйбышев исемендәге колхоз белән берләштерелә. 1959 елдан Чапаев исемендәге колхоз (Яңа Үби авылы) составында, 1994–2009 елларда – “Восход” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (1941 елдан), клуб (1954 елдан), китапханә (1954 елдан клуб бинасында), Георгий Победоносец кәшәнәсе (2018 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 128,
1897 елда – 222,
1913 елда – 275,
1920 елда – 276,
1926 елда –313,
1938 елда – 97,
1949 елда – 376,
1958 елда – 342,
1970 елда – 332,
1979 елда – 238,
1989 елда – 127,
2002 елда – 117,
2010 елда – 116,
2018 елда – 128 кеше (чуашлар).