Тарихы

1646 елдан мәгълүм. XVII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1882 елда авылда – мәчет, 1909 елда икенче мәчет төзелә (1929 елда бер мәчет ябыла, анда мәктәп урнаша, икенче мәчет 1930 еллар башында эшчәнлеген туктата).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; мәктәп, ссуда-саклау ширкәте, бөтнек мае һәм балавыз ясау заводлары, тимерче алачыгы, күн эшкәртү остаханәсе, су тегермәне, ярма яргыч, 9 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1363 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Иске Барыш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Уңыш» колхозы оештырыла, 1950 еллар ахырында аның составына «Тырыш» колхозы керә (Кыртапа авылы), 1994–2003 елларда – «Уңыш» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003–2009 елларда – «Уңыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Барыш» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1961 елдан), китапханә (1950–1951 елларда уку өе буларак ачыла, 1977 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, «Хәнифә» мәчете (2018 елдан) эшли.

Мәдәният йорты каршында «Ак калфак» драма халык театры (1984 елдан, 2005 елдан халык исемен йөртә, нигез салучы – Г.И.Габидуллина) һәм «Әкият илендә» балалар фольклор коллективы (1996 елдан) эшли.

2019 елда башлангыч мәктәп (Иске Казиле урта мәктәбе филиалы) эшчәнлеген туктата.

Күренекле кешеләре

Г.Х.Гаязова (1936–2004 еллар) – штукатур-буяучы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Нефтекамск шәһәренең мактаулы гражданы;

М.Н.Насыйбуллин (1908–2001 еллар) – шахтер, Социалистик Хезмәт Герое;

Сәгыйд әл-Барыши (XVIII йөзнең икенче яртысы – 1813 ел) – дин эшлеклесе, илаһият галиме, мөселман дине, астрономия буенча хезмәтләр авторы;

Н.З.Сафиуллин (1946 елда туган) – радиоэлектроника, икътисад теориясе өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, икътисад фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Ф.З.Сөләйманова (1939 елда туган) – җырчы, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 74 ир-ат;
1859 елда – 698,
1884 елда – 968,
1897 елда – 1195,
1908 елда – 1395,
1920 елда – 1458,
1926 елда – 1000,
1949 елда – 641,
1958 елда – 441,
1970 елда – 396,
1979 елда – 322,
1989 елда – 227,
2002 елда – 231,
2010 елда – 180,
2017 елда – 137 кеше (татарлар).