Биографиясе

1892 елның 9 (21) гыйнвары, хәзерге Украина Республикасы, Чернигов өлкәсенең Нежинск районы Вертиевка шәһәр тибындагы поселогы – 1941 елның 20 сентябре, Украина ССР, Полтава өлкәсенең Лохвицкий районы Дрюковщина авылы.

М.П.Кирпонос Киев кызыл старшиналар мәктәбен (1922), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (Мәскәү, 1927) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

Гражданнар сугышы елларында Н.А.Щорс җитәкчелегендәге дивизиядә полк командиры. 1922 елдан Киев кызыл старшиналар мәктәбендә башлык ярдәмчесе һәм комиссар, 1927 елдан укчы дивизия штабы башлыгы.

1934–1939 елларда М.П.Кирпонос – ТАССР Үзәк башкарма комитеты исем. Казан пехота хәрби училищесе башлыгы.

Совет-фин сугышында укчы дивизия командиры; сугыш хәрәкәтләре белән җитәкчелек иткәне өчен Герой исеме бирелә.

1940–1941 елларда корпус командиры, Ленинград хәрби округы, аннан аерым Киев хәрби округы гаскәрләре командующие.

1941 елның июнь – сентябрь айларында Уңъяк яр Украина территориясендә авыр сугышлар алып барган Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре командующие. Сугышта һәлак була.

Сугыштан соң Киевның Дан паркына күчереп җирләнә.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (үлгәннән соң) һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чернигов шәһәрендә М.П.Кирпоноска бюст урнаштырыла.

Казанда, Казан Кремле территориясендә, элеккеге хәрби училище бинасына мемориаль такта куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Церковный М.Ф., Шиганов А.Д., Юрьев Б.Ф. Героев подвиги бессмертны. Киев, 1982.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2.

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.