Дала Зәенең уң кушылдыгы.

Озынлыгы 52 км, бассейнының мәйданы 753 км2. Елга башы Ефановка авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы поселок янында. Урта агымда – Түбән Ямаш елгасы тамагыннан Ямаш елгасы тамагына кадәр – Бөгелмә зәе Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башының абсолют биеклеге 305 м, тамагыныкы – 117 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 22%.

Бөгелмә зәе елгасының 1,2 дән алып 20,6 км га кадәр озынлыктагы 23 кушылдыгы бар, иң зурлары: Бөгелмә (16,4 км) – сул кушылдык, Дырды-Гыз (11,7 км), Ямаш (18,8 км) һәм Түбән Ямаш (20,6 км) – уң кушылдыклары. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,22 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Карабаш авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәлеше 2,5 м (максималь 2,8 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 130 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көнендә туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 75 см га җитә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,769 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 2000 мг/л га кадәр.

Бөгелмә Зәе бассейнында – Карабаш сусаклагычы, шулай ук гомуми күләме 6,5 млн м3 булган 7 буа бар.

Су ресурслары сәнәгать һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.