Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1551 елдан соң.

Булат Ширин бәк улы.

1551 елның сентябрендә Мәскәүгә җибәрелгән Казан ханлыгы илчелеген җитәкли. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Казан Кремлендәге бер капка (кара Казан капкалары) һәм мәчет (кара Нурали мәчете) Нурали бәк исеме белән аталган.

Әдәбият

Худяков М. Очерки истории Казанского ханства. К., 1923.