Административ-территориаль буйсынуы

1923–1927 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Мамадыш кантоны Тәкәнеш волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Өркеш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елдан – поселок “Үзәк” колхозы (Өркеш авылы), 1958 елдан – “Нырты” совхозы (Нырты совхозы поселогы), 1984 елдан “Өркеш” совхозы (Өркеш авылы) (1993 елдан – “Өркеш” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан “Өркеш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), хәзер “Сөт иле – Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халык саны

1970 елда – 27,
1979 елда – 16,
1989 елда – 8,
2002 елда – 6,
2010 елда – 8,
2017 елда – 9 кеше (татарлар).