Биографиясе

1913 елның 20 марты, Санкт-Петербург – 1988 елның 2 июне, Париж.

1919 елда Беннигсеннар гаиләсе Россиядән күчеп китә.

1924 елдан Франциядә яши. Югары коммерция, Шәрык телләре мәктәпләрен (Париж) тәмамлый.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында француз армиясендә хезмәт итә, французларның Каршылык хәрәкәтендә катнаша.

1946 елдан Франция хөкүмәте каршындагы Россиягә кагылышлы документлар бүлеге мөдире. 1950 еллардан Югары тикшеренүләр институтында; гарәп илләреннән читтә ислам дине таралышы кафедрасы мөдире (Париж). 1971–1983 елларда Чикаго университеты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләрендә төп игътибарны Россия империясенең һәм СССРның мөселман халыклары тарихына һәм аларның милли-дини үзенчәлекләрен өйрәнүгә юнәлтә.

1970 елларда Төркия архивларында сакланган Кырым ханлыгы тарихы чыганакларын бастырып чыгара. Җәдитчелек, татар милли хәрәкәте, М.Солтангалиев эшчәнлеге тарихын, шулай ук Россиядә 1920 елга кадәрге мөселман матбугатын өйрәнүгә өлеш кертә.

Хезмәтләре

Мусульмане в СССР. Париж, 1983.

Les mouvements nationaux chez les musulmans de Russie: Le «sultangalievisme» au Tatarstan. P., 1960 (автордаш).

Lа presse et la mouvement national chez les musulmans de Russie avant 1920. P., 1964 (автордаш).

Muslim national communism in the Soviet Union: a revolutionary strategy for the colonial world. Chi., 1979 (автордаш).

Sultan Galiev. La pere de la revolution tiers-mondiste. P., 1986 (автордаш).

Автор – К.Ноак