130 ыругы, 900 төре билгеле, башлыча, Җир шарының тропик һәм субтропик поясларында таралган. Бер- һәм күпьеллык үрмә һәм шуышма сабаклы үләннәр, сирәк кенә куаклар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар: кабак үләне, тладианта, эхиноцистис. Яшелчә буларак, бакча участокларында күбрәк кыяр, кабак, ташкабак, патиссон, сирәк кенә — карбыз, кавын үстерелә.

1–5 м озынлыктагы бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Сабаклары сусыл, суга бай, шуышма яки үрмәле. Яфраклары чиратлашкан, гади, калаксыман яки бармаксыман — теленмә, йөрәксыман нигезле, спираль буенча урнашкан. Серкәчләре 5, күпчелегендә алар парлап үсәләр, берсе ирекле. Җимешлеге бер. Чәчәкләре берле, куентылы яисә себеркәчле чәчәк төркеменә җыйналган, серкәләндерүчеләрне (бал кортлары, шөпшә, төклетура һәм башкалар) көчле исе белән түгел, ә ачык сары таҗлары белән җәлеп итә (мәсьәлән, кабакта һәм кыярда). Бөҗәкләр ешрак ата чәчәкләрне үз итәләр, серкәләр исә аларга азык булып тора (100 дән артык файдалы матдәләр, шул исәптән аксымнар, май, витаминнар бар).

Җимеше — кабакча, җимеш тирәлегенең тышкы катлавы каты, эче — итчел, сусыл, орлыклары күп.

Шактый төрләренең җимеше ашарга яраклы.

Кабак үләне, тладианта, эхиноцистис — дару, декоратив, баллы үсемлекләр.

Кабак