- РУС
- ТАТ
Сембер губернасының Карсун өязе Гурьевка бистәсендә (хәзер Барыш шәһәре) 1913 елда Хәсән, Якуб һәм Абдулла Акчуриннар тарафыннан урындагы туку фабрикасы эшчеләре һәм җирле зыялылар өчен ачылган гавами китапханә, уку залы. Һәр кеше өчен бушлай булып, бөтен чыгымны Акчуриннар үз өсләренә алган. Китапларны өйгә алырга да рөхсәт ителгән.
Фабрика конторасында эшләгән Булатов фамилияле хезмәткәрнең истәлекләренә караганда, китапханәнең китап фондын татар һәм рус телендәге әдәби әсәрләр, татар телендә чыккан барлык газета-журналлар («Шура», «Вакыт», «Казан мөхбире», «Тәрҗеман», «Ак юл» һ.б.), шулай ук русча «Нива», «Современник» журналлары, «Симбирские губернские ведомости» кебек көндәлек матбугат басмалары тәшкил иткән. Хуҗалар тарафыннан билгеләп куела торган мөдирне һәм аның ике ярдәмчесен Сембер губернаторы раслаган. Беренче мөдир – Габделхәй Кадыйрмәтов. 1917 елдан эшен фабрика китапханәсе буларак дәвам итә (мөдире – М.Алимбәкова, 1920 елларда – «Пролетарский путь» газетасының эшче хәбәрчесе З.Шәмсетдинов).
Таиров Н. Бесплатная библиотека-читальня Акчуриных // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1997. № 1/2.
Автор – Н.И.Таиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.