Эчтәлек

Гомер еллары: ?-1361.

Күк Урда ханы Чимтайның бертуганы.

Чимтай гаскәре ярдәмендә Мамайны Сарай әл-Җәдидтән куып, Алтын Урда тәхетенә утыра.

Сарай әл-Җәдид һәм Азак шәһәрләрендә үз исеменнән акча суктыра.

Сарай аксөякләре ярдәменә таяна алмый; түнтәрелештән соң 1 айдан, 1361 елның язында, фетнә нәтиҗәсендә үтерелә.

Әдәбият

 Греков Б.Д.,  Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950; 

Мухаммадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Автор — И.Л.Измайлов