- РУС
- ТАТ
Композитор, дирижер, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе
1865 елның 29 июле (10 августы), Санкт-Петербург – 1936 елның 21 марты, Париж. Нашир гаиләсеннән.
1879 елда Н.А.Римский-Корсаков җитәкчелегендә музыка белән шөгыльләнә башлый. 1882 елда, 16 яшендә, тәнкыйтьчеләрнең югары бәясен алган Беренче симфониясен иҗат итә. 1884 елда Европада була, анда Ф.Лист белән таныша. 1885 елдан Беляев түгәрәгендә актив катнаша, Глинка премияләренең Попечительләр советы әгъзасы.
1888 елдан Рус симфоник концертларында дирижерлык карьерасын башлый. 1899 елдан Петербург консерваториясендә партитуралар уку классы буенча профессор, инструменталь уеннар, гармония, полифония курсларын алып бара. 1905 елда Н.А.Римский-Корсаковның эштән кууга ризасызлык күрсәтеп консерваториядән китә, ләкин шул ук елның декабрендә кире кайта һәм аның директоры итеп сайлана (1922–1928 елларда – ректор). 1907 елда Оксфорд һәм Кембридж университетларының мактаулы музыка докторы исеменә лаек була.
Иҗатында төп урынны симфоник жанрлар алып тора: 8 симфония (9 нчысы тәмамланмаган), симфоник поэмалар ("Стенька Разин",1885), фантазияләр ("Лес", 1887; "Море", 1889; "Кремль",1890; "Весна",1891) . "Раймонда" (1898, Мария театры, М.И.Петипа хореографиясе), "Барышня-служанка, или Испытание Дамиса" (1900) һәм "Времена года" (1900) балетлары авторы.
Скрипка (1904), ике фортепиано (1910, 1917), виолончель һәм оркестр белән саксофон (1931) өчен концертлар иҗат итә. В.Э.Мейерхольдның М.Ю.Лермонтов буенча куелган "Маскарад" драма спектакленә музыка яза (1917, Александра театры).
1928 елда Венага Ф.Шуберт исемендәге халыкара конкурска бара, шуннан соң СССРга кире кайтмаска карар кабул итә. Күбесенчә Парижда яши.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.