500 ләп төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарда киң таралган.

ТРда бер төре – гади барбарис (B.vulgaris), ялгыз үсә яки урман буенда, чокыр сөзәклекләрендә куаклыклар хасил итә.

 

50–150 см озынлыктагы куе ботаклы куак. Тамыр системасы нык үскән, тамырчасы агачланган шуышма, өч, сирәгрәк биш бүлекчәле, чәнечкеле кырлы чыбыксыман үсентеле. Яфрак читләре вак тешле, бәйләм булып урнашкан. Чәчәкләре вак, аксыл сары төстә, бөгелгән куыш чукта, хуш исле. Җимеше – озынча әче кызыл җиләк. Май-июнь айларында чәчәк ата; август ахыры – сентябрьдә өлгерә. Орлыклардан, үсентедән, куакның бүленүе нәтиҗәсендә һәм чыбыкчадан үрчи. Туфракка талымсыз.

 

Җимешләрендә шикәр, органик кислоталар, минераль тозлар, витаминнар, дуплау матдәләре, яфракларында эфир мае бар.

 

Тамырларыннан медицина препараты берберин алалар. Барбарис яфракларыннан ясалган төнәтмә кан туктату өчен, тән кызышканда, үт кудыру өчен кулланыла һәм антисептик сыйфатка ия.

Җимешләрен аппетитны яхшырту, сусаганны басу өчен файдаланалар.

 

Җимешләре азык-төлек сәнәгатендә чи һәм эшкәртелгән хәлдә кулланыла.

 

Баллы.

 

Бакча һәм паркларда декоратив үсемлек буларак үстерелә.