Идел елгасының уңъяк ярында, Югары Ослан районы Печище авылы янында.

Печище ермагының түбәнге уңъяк тармагы. Югары Пермь системасы өске Казан асъярусының Печище халыкара стратотибының аерылгысыз өлеше булып тора. 1986 елда билгеләнә.

Мәйданы 12 га.

Иң түбәнге Казан яны катламнарыннан кала, ташлы ерымда өске Казан асъярусы киселеше тулысынча диярлек ачыла (әлеге киселешне беренче булып тасвирлаган Н.Э. Ноинский терминологиясе буенча «эре» һәм катламлы ташлар). Ерымның каньонсыман тамак өлешендә Печище катламнары (астан өскә таба) — балчыксыл-мергельле катлам (1,5 м); целестин кристаллары һәм диңгез фаунасы калдыклары, «соры таш» җыелмаларыннан оолитлы доломит һәм известьташ (6 м га кадәр); гипс катыш юка катламлы доломитлар (3 м га кадәр) чыгып тора.

Өстәрәк яткан Югары Ослан катламнары чагыштырмача йомшак балчыксыл-мергельле «опока» җыелмаларыннан (якынча 9 м) башлана. Биредә ерым шактый киң, ярлары сөзәк, күп урыннар кәсле, чишмәләр күп.

Ерымның югары өлеше Югары Ослан калкулыгында, биредә Югары Ослан катламнарындагы карбонатлы җыелмалар һәм Моркваш катламнарындагы балчыксыл-мергельле җыелмалар су белән юылып ашалалар.

Ташлы ерым территориясендә фәнни экскурсияләр, Казан югары уку йортларындагы табигыять белеме факультеты студентларының практик укулары үткәрелә.