Эчтәлек

1909 елның 28 декабре (1910 елның 10 гыйнвары), Казан губерниясе, Мамадыш өязе Шандер авылы 1984 елның 26 марты, Казан.

Татар театр-сәнгать техникумының театр бүлеген (1929), Мәскәүдә Үзәк театр сәнгате техникумын (1932) тәмамлаганнан соң, Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Лирик героиня рольләрен төп башкаручы; ул аларның эчке тетрәнүләрен, рухи кичерешләрен табигый чагылдыра.

Иң әһәмиятле рольләре арасында беркатлы, назлы, чын мәхәббәт хисләрендә янучы Луиза («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), эчкерсез, саф күңелле Полина («Төшемле урын», А.Н.Островский), үзенең нинди гаебе барлыгын аңлый алмыйча һәлак булган Дездемона («Отелло», У.Шекспир), ягымлы, сабыр холыклы, нәзакәтле Корделия («Король Лир», У.Шекспир), сөйкемле, чибәр Сәлви («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), хәйләкәр, шаян Хафизә («Ефәк сүзәнә», А.Каххар) образлары бар.

Хәзерге заман драматургиясе әсәрләре куелышында да күп кенә күренекле, истә калырлык образлар иҗат итә. Алар арасында Мәрьям (Н.Исәнбәтнең шул исемендәге пьесасы буенча), Маһруй, Хәмдия («Кызыл Йолдыз», «Ак калфак», М.Фәйзи), Сара («Беренче чәчәкләр», К.Тинчурин), Горелова («Диңгездәгеләр өчен», Б.А.Лавренев) образлары бар.

Аның героинялары кыюлыклары, максатчанлыклары, тыйнаклыклары һәм эчке нәзакәтлелекләре белән аерылып торалар.

Шуннан соңгы елларда Ибраһимова өлкән яшьтәге героинялар рольләрен башкара. Андыйлардан Туктабикә («Кыз урлау», М.Кәрим), Актүти («Көзге ачы җилләрдә», А.Гыйләҗев), Лариса Даниловна («Бер төн», Б.Л.Горбатов), Михеевна («Соңгы корбан», А.Н.Островский) образлары игътибарга лаек.

Актрисаның иң уңышлы рольләреннән берсе Ш.Хөсәеновның «Әни килде» пьесасы буенча куелган спектакльдә Ана образы. Ул анда зифа буйлы, сабыр, мәһабәт кыяфәтле, балаларын чын йөрәктән яратучы, гаепләрен дә кичерә белүче, шул ук вакытта аларның әхлаксызлыклары, рухи гариплекләре өчен үзен гаепле санап, эчтән газапланучы Ана образын гәүдәләндерә. Ибраһимова башкаруында бу образ символик мәгънә ала.

Шулай ук күп кенә радиоспектакльләрдә, шул исәптән Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» (Галия), М.Җәлилнең «Хат ташучы» (Фәйрүзә) әсәрләре буенча куелган тапшыруларда катнаша.

Г.В.Ибраһимова Ана ролендә (Ш.Хөсәенов, «Әни килде»)

Г.В.Ибраһимова Сәгыйдә ролендә («Акчарлаклар», Ш.Камал)

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980.

Автор И.И.Илялова