Биографиясе

1890 ел, Чистай шәһәре – 1940 ел, Казан.

1915 елда Казан университетын тәмамлый һәм Казан фенолосалицил заводындында (Беренче бөтендөнья сугышы елларында шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин һәм химия заводы җирлегендә оеша) эшли.

1920 елдан Казан университетында, органик химия кафедра мөдире (1932–1938 еллар), химия факультеты деканы (1935–1939 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик химиягә карый.

Синтезлау ысулларын өйрәнә, оксикетоннар ацетальләренең үзлекләрен тикшерә.