- РУС
- ТАТ
иҗтимагый-сәяси атналык газета
Оренбург мөселман хәрби комитеты органы.
1917 елның декабреннән 1918 елның 20 гыйнварына кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 12 саны чыга.
«Вакыт» басмаханәсендә басыла.
Мөхәррире С.Гайфи.
Ил һәм дөнья хәлләрен яктырта, мөселман җыеннары хисапларын бастыра, хәрби хәрәкәтләрне туктатырга өнди, татар вакытлы матбугатын фактларны бозып күрсәтүдә гаепли.
Рубрикалары: «Дөньяда», «Оренбургта», «Фронт яңалыклары» һәм башкалар.
Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – Г.Г.Хәсәнова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.