Биографиясе

1931 елның 10 августы, Арча районы Сеҗе авылы – 2015 елның 25 гыйнвары.

Казан авиация институтын тәмамлый (1958 ел).

1951–1958 елларда 16 нчы заводта (хәзер Казан моторлар төзү ҖБ) мастер, инженер-конструктор булып эшли.

1958–1965 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор, оборона сәнәгате бүлеге мөдире.

1965–1972 елларда компрессорлар төзү махсус КБның баш инженеры, 1972–1973 елларда Казан компрессорлар заводы баш инженеры.

Фәнни эшчәнлеге

Ә.М.Галиев җитәкчелегендә заводта 100 дән артык төрдәге компрессор җайланмалары һәм суыткыч машиналар җитештерү гамәлгә кертелә.

Хезмәтләре компрессорларның шуу подшипникларын тикшерү һәм ясау, компрессорлар һәм суыткыч машиналар җитештерүне оештыру мәсьәләләренә карый.

Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы бар.

СССР Министрлар Советы бүләге бирелә (1981 ел).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Расчёт двустороннего конического подшипника скольжения // Тр. Казан. хим.-технол. ин-та.

Новые центробежные компрессоры // Хим. и нефтяное машиностроение. 1981. № 9 (соавтор);

Устранение неустойчивых автоколебаний ротора центробежных компрессоров высокого давления // Хим. и нефтяное машиностроение. 1988. № 7 (соавтор).

Әдәбият

Выпускники — гордость университета: Краткий биогр. справ. Казань, 2002.