Биографиясе

1925 елның 30 гыйнвары, Казан –1976 елның 31 гыйнвары, Әлмәт шәһәре.

Сәхнә эшчәнлеген 1947 елда Мамадыш колхоз-совхоз театрында башлап җибәрә.

Профессиональ сәхнәгә Яшел Үзән шәһәренең үзешчән театр коллективы тарафыннан куелган «Чаткылар» (Т.Гыйззәт) спектаклендә староста Дәүли ролен уңышлы башкарганнан соң чакырыла.

Иҗаты

Табигый талант, үткен күзәтүчәнлек, им­провизация сәләте, сыгылмалылык һәм музыкальлеге аңа профессиональ сәхнәдә күп кенә күренекле образлар тудырырга ярдәм итә.

Ә.К.Галиуллин 1949–1964 елларда һәм 1968 елдан – Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә. Ул башкарган Вәли («Аршин мал алан», Г.Гаҗибәков), Сәйфулла («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Чыңгызов («Бишбүләк», Т.Гыйззәт), Галәви («Тальян гармун» Г.Әхмәтшин), Әнәс («Гөлмәрфуга», И.Абдуллин) рольләре актёрның яңача гәүдәләндерүгә күчү осталыгы, образны ачканда тышкы чагылдыру детальләрен төгәл һәм нечкә файдалануы, иң соңгы чиккә җиткән катлаулы хәлләрдә дә самими, табигый булып кала белүе белән аерылып тора.

Эмоциональ тәэсир итү көченә ия булуы, тамашачыны импровизация стихиясенә җәлеп итә һәм шул минутта гына табылган сәхнә детальләрен тота белүе актёр иҗатына чын халыкчанлык төсмере бирә.

Ә.К.Галиуллин башкарган Хафиз («Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин), Казбек («Хатынымның ире», Г.Хугаев), Юныс хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал) образлары комик алымнардан чын виртуозларча файдалануы белән сокландыралар. Характерның хәл-кыланышларын комик алымнар аша бирүе белән актёр образның социаль асылын үткен сатирик буяулар ярдәмендә дә оста гәүдәләндерә.

Окаёмов («Машенька», А.Н.Афиногенов), Максуд («Әни килде», Ш.Хөсәенов), Нурислам («Мәхәббәтең чын булса», Х.Вахит), Галилей («Бөек еретик», Н.Персонов, Г.Добржинский) рольләрендә Ә.К.Галиуллин чын драматизмга, психологик ышандыруга, тормышчанлыкка ирешә.

Ул башкарган Салих бай («Бай һәм батрак», Х.Хәмзә) һәм Карабай («Козы көрпеш һәм Баянсылу», Г.Мөсрәпов) рольләре оригиналь чишелешләре, үзенчәлекле булулары белән сокландыралар.

Ачык, үзенчәлекле талант иясе Ә.К.Галиуллин Әлмәт татар драма театры тарихында зур эз калдырды.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.

Автор – Д.Ә.Гыймранова.