Биографиясе

1916 ел, Чистай өязе Чиртуш авылы – 1979 елның 23 марты, Ташкент шәһәре.

Смоленск педагогия институтын тәмамлый (1939). 1934–1942 елларда Ташкентта Халык мәгарифе белгечләренең квалификациясен күтәрү институтында рус теле укыта. Бер үк вакытта Ташкенттагы Шәрекъ кулъязмаларын өйрәнү институтында белем ала.

1943 елда Үзбәкстан ССРның Халык мәгариф комиссариаты каршындагы методик бюро директоры, 1944–1946 елларда Ташкент финанс-икътисад техникумы директоры. Экстерн тәртибендә Ташкент юридик мәктәбен тәмамлый.

1947 елдан Сәмәрканд педагогия институтында, 1948–1953 елларда Үзбәк университетында, 1953–1955 елларда Харәзем педагогия институтында, 1958–1961 елларда Казан университетында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасын өйрәнә (поэманың 17 вариантын чагыштырып, аның критик текстын төзи һәм рус теленә тәрҗемә итә). 1960 елда Мәскәүдә 25 нче Халыкара шәркыятьче галимнәр конгрессында «Кыйсса-и Йосыф – болгар-татар ядкәре» дигән доклад белән чыгыш ясый.

Бүгенге укучыга ХХ йөз башында иҗат иткән татар шагыйрәсе Г.Сәмитова иҗатын ача, аның шигъри җыентыгын басмага әзерли (1965). 1961 елда Ташкентка күчеп китә.

ТР Милли музее архивына соңгы елларда язган хезмәтләренең кулъязмалары кайтарылды.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз // Мирас. 1996. № 12.