Биографиясе

1885 ел, Оренбург губернасы, Зобачи (Түбән Әзерки) авылы – 1944 ел, Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәре.

Гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы белгән. 1905 елдан «Нур» (Санкт-Петербург), аннары Казанда «әл-Ислах» газеталарында эшли. 1910 елдан III Дәүләт думасында мөселман депутатлар фракциясе сәркәтибе. Беренче Балкан сугышы вакытында Санкт-Петербургта эшләгән бер төркем шәфкать туташлары белән Төркиягә бара, яралы сугышчыларны тәрбияләүдә катнаша (1912). 1913 елда Казанга кайта, 1914–1917 елларда Оренбург шәһәрендә «Вакыт» газетасында эшли.

Февраль революциясеннән соң Ташкентта «Олугъ Төркестан» газетасын оештыра; ул чыгудан туктагач, «Правда Востока» газетасында эшли. Төркестан мөселманнары корылтаенда катнаша. 1920 елларның беренче яртысында Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара. Соңга таба Ташкентта сәүдә эше белән шөгыльләнә, зәркән әйберләр кибете тота.

1926 елда Себергә сөрелә. Сөргеннән туган якларына кайткач, кабат кулга алына (1930) һәм үлем җәзасына хөкем ителә, ләкин, хөкеме үзгәртелеп, Соловки сәяси лагерена озатыла. Гомеренең соңгы елларында Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә яши һәм заводта эшли.

Иҗаты

«Чөн тамь, яхуд татар мәдрәсәсендә атна кич» (1912), «Тарихи пьеса» (1912) пьесалары; «Ахун хәзрәтнең вафаты» (1912), «Кара тап» (1912), «Җанлы курчаклар» (1919) хикәяләре; «Тукай Петербургта» (1914) истәлеге, татар театры һәм әдәбиятына багышланган күп санлы тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләр авторы.

Әсәрләре

Мувәккать хөкүмәтнең тәдбирләре. Оренбург, 1917.

Әдәбият

Кәбир Бәкер: Тууына 100 ел // Казан утлары. 1980. № 8.

Батулла Р.М. Яралы бүре: Кыйсса // Идел. 1996. № 5–6.

Автор – Р.М.Батулла