2 төре билгеле, Евразиядә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — чәнечкеле шайтан таягы (O. acanthium), Кама алдында һәм Идел алдында очрый.Ташландык урыннарда, тораклар янында, юл буйларында үсә.

2 м га кадәр биеклектәге үсемлек. Тамыры орчыксыман, юан. Сабагы туры, өске өлешендә тармаклы. Яфраклары чиратлашкан, озынча, чәнечкеле, тешле, аскылары сапчыл, өскеләре утырма. Чәчәкләре алсу-кызыл, шарсыман кәрзин чәчәк төркемендә. Җимешләре — бүрекчәле күборлыкча. Июнь–августта чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Җир өсте өлешләрендә инулин, сапонин, алкалоидлар бар.

Халык медицинасында үләне төнәтмәсе бронхиаль астма, бөер, бәвел куыгы авырулары вакытында файдаланыла.

Баллы үсемлек.

Чәнечкеле шайтан таягы