«Циркуляр по Казанскому учебному округу» журналына бушлай кушымта.

Казан уку-укыту округы идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1914 елның гыйнвар аеннан 1916 елның декабренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 36 саны чыга.

Мөхәррире – Казан уку-укыту округы инспекторы В.С.Богоявленский.

Хезмәттәшлек итүчеләр – күренекле галимнәр һәм педагоглар: Казан университеты профессор А.Н.Боголюбов, М.В.Бречкевич, Н.А.Васильев, П.М.Дульский, И.П.Забусов, Н.Ф.Катанов, К.В.Харлампович, М.М.Хвостов;

Казан гимназияләре директорлары С.А.Богатырёв, В.П.Брюханов, М.М.Иванов, Н.А.Клюев; дин эшлеклеләре: А.И.Дружинин, С.К.Спирин, Е.Ф.Сосунцов.

Юнәлеше

Журналда педагогик теория һәм практиканың актуаль мәсьәләләре яктыртыла, укыту методикасына караган фәнни-популяр мәкаләләр басыла.

Мәктәптә, гаиләдә балага физик һәм дини-әхлакый тәрбия бирү проблемаларына аерым игътибар бирелә. Журнал эксперименталь педагогика һәм педагогик психология өлкәсендәге яңалыклар, яңа юнәлешләр белән таныштыра.

Казан уку-укыту округы һәм Кызыл Хач комитеты эшчәнлеге даими яктыртылып килә. Бөтенроссия педагогик съездлары эше турында хәбәрләр, рус һәм чит ил авторларының педагогик  темаларга караган китапларына һәм уку әсбапларына рецензияләр, балалар өчен чыккан китапларга күзәтүләр басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.