Биографиясе

? – 1848, Казан.

Казан артының күренекле дин эшлеклеләре Исхак бине Габделгазиз әл-Кенәридә (?–1835), Габбас бине Габдерәшит әл-Күшәридә (1763–1853) белем ала, шулай ук Бохарада укый.

1813 елда туган ягына кайта һәм Казан губернасы Казан өязенең Мәмсә авылы мәчетенә имам-хатиб итеп билгеләнә. 1838 елдан – Казандагы 6 нчы мәчет имам-хатибы.

Мәмсә авылында һәм Казанда мәдрәсәләр тота, аларда мөдәррис булып тора. Шул ук вакытта сәүдә белән дә шөгыльләнә. Ш.Мәрҗани раславынча, ул – бәхәсләшү рухында язылган күпсанлы публицистик кулъязма әсәрләр авторы.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.