Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт һәм удел (элекке сарай) крәстияннәре катлавына керә, лашманлык хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү, балта эше, арба ясау белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп, тегермән була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1742 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Кайбыч авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Маяк» колхозы оештырыла, 1991 елдан «Маяк» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Агрофирма «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1982 елда – урта (1984 елда яңа бина төзелә), 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1972–1984 елларда мәктәп каршында интернат эшли.

Авылда мәдәният йорты (1992 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1984 ел), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 ел) бар.

Авыл янында археология истәлекләре: Кайбыч авыллыгы (б.э. кадәр II меңеллыкның беренче яртысы), Кайбыч курганнары (чоры ачыкланмаган) табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Җ.Идрисов (1938– 2013) – ветеринария фәннәре докторы,ТР ФА академигы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Ш.Мозаффаров (1952 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.С.Мортазин (1961 елда туган) – җырчы, композитор, ТРның халык артисты;

Р.Х.Шакиров (1933–1999) – ветеринария фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 209 ир заты;
1859 елда – 788,
1880 елда – 967,
1897 елда – 1192,
1911 елда – 1343,
1913 елда – 1636,
1920 елда – 1331,
1926 елда – 1110,
1938 елда – 970,
1949 елда – 992,
1958 елда – 1861,
1970 елда – 968,
1979 елда – 974,
1989 елда – 599,
2002 елда – 636,
2010 елда – 581,
2015 елда – 540 кеше (татарлар).