Биографиясе

1919 елның 2 июне, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Сугышлы авылы – 1988 елның 1 гыйнвары, Әлмәт шәһәре.  

1935 елдан Чиләбе өлкәсе, Ярославль шәһәре сәнәгать предприятиеләрендә эшли.

1947 елдан Татарстан нефть промыселларында.

1959 елдан Миңлебай газ эшкәртү заводының компрессорлар цехында машинистлар бригадиры. Герой исеме бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. Казань, 1979. Т. 2;

Гайтанникова Л. Галиев Шакир Галиевич // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.