Тарихы

1909 елда Сарысаз-Тәкермән авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Тәкермән, исеме белән дә телгә алына. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1913 елгы мәгълүматлар буенча, авыл җәмәгатенең имана җире 910 дисәтинә тәшкил итә.

1916 елда мәчет төзелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Кадрәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Парижская Коммуна” колхозы оештырыла, 1950 елда “Красный Донбасс” колхозы (үзәге Җәмәк авылында) составына керә, 1959–2006 елларда – Калинин исемендәге колхоз, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I, II һәм III Яңа Тәкермән туктаулыклары.

Халык саны

1913 елда – 299,
1920 елда – 254,
1926 елда – 192,
1938 елда – 182,
1949 елда – 130,
1958 елда – 133,
1970 елда – 168,
1979 елда – 118,
1989 елда – 64,
2002 елда – 80,
2010 елда – 64,
2017 елда – 64 кеше (татарлар).