Тарихы

1693 елдан мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, мәктәп һәм су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1545,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Исәнсеф авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Ленин бүләге” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Шәвәлиев), 1948 елда аның составына “Кызыл таң” колхозы (Чишмә авылы) керә, 1957 елда “Сатурн” колхозы белән “Урожай” колхозына берләштерелә. 1994 елдан “Уңыш” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (1988 елдан), клуб (1988 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Клуб каршында “Йолдыз” хореография коллективы, “Балкыш” театр коллективы (икесе дә 2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Г.В.Вәҗетдинов (1907–1940) – кече лейтенант, Советлар Союзы Герое, 1990 елда туган авылында аның бюсты куелган; Татар Бүләре авылы мәктәп бинасында (ул шул мәктәпне тәмамлый) мемориаль такта урнаштырылган.

Халык саны

1816 елда – 170,
1834 елда – 254 ир-ат;
1870 елда – 754,
1897 елда – 1068,
1920 елда – 1314,
1926 елда – 765,
1938 елда – 797,
1949 елда – 542,
1958 елда – 444,
1970 елда – 472,
1979 елда – 400,
1989 елда – 276,
2002 елда – 235,
2010 елда – 207,
2017 елда – 179 кеше (татарлар).