- РУС
- ТАТ
ботаник, эколог, биология фәннәре докторы (1969), профессор (1971), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1977), БР ФАнең шәрәфле академигы (1998)
1931 елның 18 сентябре, БАССРның Яңавыл районы Айбүләк авылы — 2013 елның 20 июне, Уфа.
Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1954), шунда ук эшли. 1963 елдан Башкорт университетында ботаника кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре чүп үләннәрне өйрәнүгә, туфрак альгоголиясенә, гомуми экологиягә карый. Миңлебаев Татарстан кырларындагы чүп үләннәрне тасвирлый һәм аларга каршы көрәш чараларын тәкъдим итә.
Флораны экологик-географик яктан анализлый, Башкортстан суүсемнәренең экологиясен өйрәнүгә өлеш кертә.
«Башкортстан АССРның югары төзелешле үсемлекләре турында белешмә» («Определитель высших растений Башкирской АССР», М., 1988), «Башкортстан суүсемнәре турында кыскача белешмә» («Краткий определитель водорослей Башкортостана», Уфа, 1996), «Ботаникадан русча-башкортча-татарча терминологик сүзлек» («Русско-башкирско-татарский терминологический словарь по ботанике». Уфа, 1996) төзүчеләрнең берсе. РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1998).
Бөтенсоюз ботаника җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе (1970).
Сорные растения Татарии и борьба с ними. К., 1963 (автордаш);
Влияние нефти на почвенные водоросли // Почвоведение. 1989. № 1;
Эколого-географический анализ флоры Республики Башкортостан. Уфа, 1995 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.