Эчтәлек

1440 елның 22 гыйнвары, Мәскәү – 1505 елның 27 октябре, шунда ук.

Иван III – Василий II нең улы. 1450 елдан чыганакларда әтисенең идарәдәше буларак искә алына.

Иван III идарә иткән елларда элек формаль яктан бәйсез булган рус кенәзлекләре кушыла, гомумрус дәүләтчелеге ныгытыла һәм бөекдержавачыл идеология формалаштырыла.

Иван III Ярославль (1463), Ростов (1474), Тверь (1485) кенәзлекләрен, Новгород республикасын (1478), Вятка җирен (1489) буйсындыра.

Актив тышкы сәясәт алып бара. Казан ханлыгы белән сугыша (1467 – 1469, 1478). 1487 елда, озак камап торганнан соң, Казанны яулап ала, тәхеткә Мөхәммәдәмин ханны утырта. Үзен «Болгар кенәзе» дип игълан итә.

1492 – 1494 һәм 1500 – 1503 елларда Бөек Литва кенәзлеге белән сугышлар алып бару нәтиҗәсендә Брянск, Вязьма, Чернигов һ.б. җирләрне Мәскәүгә куша.

Олы Урда белән сугыш алып бара: 1480 елда Әхмәд ханга каршы яу оештыра (кара: «Угра буенда капма-каршы тору»).

Иван III идарә иткән чорда удел кенәзләренең мөстәкыйльлек хокукларын чикләү көчәя, хезмәттәге дворяннар катлавы үсә.

Бер үк вакытта «Мәскәү – Өченче Рим» дигән идея нигезендә державачыл идеология формалаштырыла, Иван III нең улы Дмитрийга, Византия даны варисы буларак, «патша» таҗы кидерелә. Моңа 1472 елда Иван III нең Византия императоры бертуганының кызы Зоя (Софья) Палеологка өйләнүе булышлык итә.

Иван III дәүләтнең чиркәүгә йогынтысын көчәйтә. А

ның заманында суд реформасы үткәрелә (1479); Кремльне, аның храмнарын һәм Грановитая палатаны төзү эшләре алып барыла.

Әдәбият

Базилевич К.В. Внешняя политика Русского централизованного государства. 2-я половина XV века. М., 1952.

Зимин А.А. Россия на рубеже XV – XVI столетий. М., 1982.

Алексеев Ю.Г. Государь всея Руси. Новосиб., 1991.

Автор – И.Л. Измайлов