1415 елның 10 марты, Мәскәү – 1462 елның 27 марты, шунда ук.

Кенәз Василий I нең улы. 1417 елда, абыйлары вафатыннан соң, Мәскәү кенәзлеге тәхетенә варис булып кала. Василий II балигъ булганчы, дәүләт белән анасы Софья, митрополит Фотий, бояр И.Д. Всеволожский һ.б. идарә итә.

Василий II тәхеткә утырганнан соң озак еллар дәвамында (1425 –1453) бөек кенәз тәхете өчен үзара көрәш бара: Галиция кенәзе Юрий Дмитриевич, аның уллары Василий Косой һәм Дмитрий Шемяка үз өстенлекләрен дәгъвалыйлар. Василий II гә бер үк вакытта Литва һәм Алтын Урда басымына каршы да көрәшергә туры килә.

Тышкы сәясәте

1437 елда Алтын Урда тәхетеннән куылган Олуг Мөхәммәд хан кенәзлекнең чик буендагы Биләү каласында тукталгач, Василий II аңа каршы 40 меңлек гаскәр җибәрә, ул гаскәр тар-мар ителә.

Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүд хан көчләренә каршы тору да уңышсыз тәмамлана – Суздаль янындагы сугышта (1445) Василий II гаскәре җиңелә, кенәз үзе яралана һәм кулга алына.

Зур күләмдә йолым акчасы түләү һәм Туктамыш хан заманында атасына бирелгән Ханкирмән биләмәсен кайтару шарты белән Василий II азат ителә. Мондый килешү боярлар арасында канәгатьсезлек тудыра. Шуннан файдаланып, кенәз Д. Шемяка 1446 елда фетнә оештыра, Василий II не әсир итә һәм сукырайта (Василий IIнең «Тёмный» кушаматы шул вакыйгага бәйле).

Шул елның декабрендә Василий II, Мәскәү боярларына һәм Казан ханлыгы ярдәменә таянып, кабат үз тәхетенә утыра, Д. Шемяка яклы көчләрне тар-мар итә. Үз идарәчелеген ныгыту чараларын күрә башлый, кенәзлекнең ваграк удел биләмәләрен юкка чыгара, берләштерә. Түбән Новгород кенәзлеген һәм өлешчә Ярославль кенәзлеге биләмәсен үз кенәзлегенә кушуга ирешә.

Көнчыгыштагы Вятка, Пермь һәм Төньяк-көнчыгыш Печора җирбиләмәләрен яулау сугышлары алып бара.

Василий II Новгородка берничә мәртәбә яу белән бара (1441, 1456, 1460 һ.б.), 1458 елда Нократ җирен, шул исәптән Нократ татарларын (Ар ягы бәкләре биләмәсен) Мәскәүгә буйсындыра.

Эчке сәясәте

Василий II салым түләү тәртибен барлык кенәзлек биләмәләрендә бертөрле итеп үзгәртә, салым түләүчеләрнең сан исәбен, ихтимал, җир биләмәләренең күләмен дә, санауны үткәртә.

Василий II идарә иткәндә феодалларга җир биләмәләре бүләк итеп бирү очраклары киметелә. Җирне беркетү, крәстияннәрнең күченеп йөрүен чикләү чаралары күрелә.

Татар феодалларына рус кенәзлегендә аерым җир биләмәләр (удел җирләре) бирелә.

Василий II идарә иткәндә Касыйм ханлыгы барлыкка китерелә.

Әдәбият

Пресняков А.Е. Образование Великорусского государства. Петроград, 1918.

Черепнин Л.В. Образование Русского централизованного государства в XIV – XV вв. М., 1960.

Зимин А.А. Витязь на распутье. Феодальная война в России XV в. М., 1991.

Автор – Е.В.Липаков