Эчтәлек

1371 елның 30 декабре, Мәскәү – 1425 елның 27 феврале, шунда ук.

Бөек кенәз Дмитрий Донскойның улы.

Алтын Урдадан рөхсәт ярлыгы бирелмәгән килеш, бөек кенәз дәрәҗәсен дәгъвалый, тәхеткә тәгаенләнүен хан илчесе Шихмәт (Шаһиәхмәт) катнашлыгында үткәрә.

1392 елда Туктамыш ханнан Түбән Новгород, Муром, Ханкирмән (соңрак Касыйм шәһәре) һ.б. шәһәр биләмәләре белән идарә итү ярлыгын сатып ала.

Урта Азия әмире Аксак Тимер Идел буена һөҗүм иткәндә, рус җирләрен саклау өчен ополчение оештыра (1395).

1396 елда Тверь кенәзе Михаил Александрович белән тышкы сәясәт мәсьәләләренә кагылышлы килешү төзи.

XIVйөз ахыры – XV йөз башларында Двина елгасы буе биләмәләре өчен Новгород идарәчеләре белән көрәшә, Новгородның мөстәкыйльлеген чикләргә тырыша. Литва бөек кенәзе Витовт белән урнашкан якын мөнәсәбәтләре XIV йөз ахырында Витовтның Туктамыш ханга ярдәмләшүе сәбәпле өзелә.

1402 елда Василий I Мәскәү кенәзлеге биләмәләренә яу белән килгән Идегәйгә 3 мең сум күләмендә йолым хакы түләргә мәҗбүр була.

Василий I идарә иткәндә феодалларга җир өләшү чикләнә, аларның иреге беркадәр кысыла. Бу чорда Василий I сарае даирәсенә шактый күләмдә йомышлы татарлар һәм Литва аксөякләре чакырыла.

Әдәбият

Черепнин Л.В. Русские феодальные архивы XIV – XV вв. М., 1948. Ч. 1; 1951. Ч. 2.

Черепнин Л.В. Образование Русского централизованного государства XIV – XV вв. М., 1960.

Автор – Е.В.Липаков