Чыгу урыны һәм вакыты

1905 елның 26 ноябреннән 1907 елның 13 маена кадәр Уральск шәһәрендә татар телендә башта атна саен, аннары атнага 3 тапкыр нәшер ителә, 73 саны басыла.

1907 елның 22 февраленнән 8 мартына кадәр хуҗасы алмашыну сәбәпле, газета чыгу бүленә.

Төрле вакыттагы наширләре — К.Мотыгый, В.Хәмидуллин, М.Гобәйдуллин, Н.Һидиятуллин, актив авторлары арасында — Г.Тукай, З.Бәшири, Ф.Алушева, Г.Шәрипова һ.б.

Юнәлеше

Газета укучыларны хәбәрләр белән таныштыра, мөселман халыклары иреге өчен көрәшкә чакыра, Дәүләт Думасы эшчәнлеген, с.-д.ның крәстияннәрнең җирне сатып алмыйча гына аңа ия булу хокукы өчен көрәшен яктырта.

Депутатлар, шул исәптән мөселман мәгарифен дәүләт финанславы өчен чыгыш ясаган Алексинский, татар-мөселманнарны укытуның миссионер алымнарын тәнкыйтьләп чыккан, халыкларның үз туган телләрендә белем алуга хокукларын яклаган К.Хәсәновның чыгышлары; «Иттифак» партиясенең җимерелүе һәм трудовиклар төркеме барлыкка килү турындагы материаллар, «Казакъ конституцион-демократик партиясе» программасы, аны оештыручы Б.Каратаевның «Кардәшләр», «Татар-казакъ аталарының уллары» («Сородичи», «Сыны отцов казахов и татар»), шулай ук казакълар сәяси хәрәкәте активистлары Г.Бирдеевның «Конституцион-демократик партия яклы казакъларның беренче җыены» («Первое собрание казахов, примкнувших к конституционно-демократической партии»), Алчи Хаҗи Ногманның «Тагын бер явызлык» («Ещё одно зло») һәм башка чыгышлар басыла.

Язмалар казакъ телендә чыга, чөнки редакция казакъ халкының үзаңын уятырга һәм азатлык хәрәкәте идеяләрен таратырга омтыла.

«Фикер» кадетлар партиясенә оппозициядә тора, актив сәяси агитация алып бара башлаган беренче татар газетасы була, анда социаль-демократик брошюралардан өзекләр басыла.

Редакция 1905 елның 17 октябрь Манифесты сүз иреген игълан итсә дә, самодержавиенең элеккечә татар вакытлы матбугатының үсешенә киртә булуын кабул итми.

1906 елда Идел буенда булган ачлык, игенчелек культурасын яхшырту алымнары, һөнәрчелек һәм сәүдә эшчәнлеген камилләштерүгә багышланган язмалар дөнья күрә.

Хатын-кызларны укытуны пропагандалауга зур игътибар бирелә. Әлеге уңайдан язмаларда башка илләрдә яшәүчеләрнең тормышыннан мисаллар китерелә, инглиз хатын-кызларының сайлау хокукы өчен көрәшүләре турында сөйләнә. «Фикер» хатын-кызларның тигез хокуклылыгына чакыра. Г.Тукай, М.Мостакаев һәм башкалар татар халкына хас булмаган чадра киеп йөрүгә каршы чыгыш ясыйлар. Редакция шәригать кануннарына каршы идеяләрне пропагандалаганы өчен «Фикер»не тәнкыйтьләп чыккан «Бәянелхак» газетасы белән бәхәскә керә.

Газетаны идея ягыннан рухландыручы Г.Тукай була. Уральскида яшәгән вакытта язган шигырьләре беренче тапкыр «Фикер»дә басыла («Ирек турында», «Иптәшләргә сүз», «Яз» һ.б.). Анда З.Бәшири, Н.Думави, Х.Максудов, З.Насыйри, К.Пати, Г.Сәләхетдинов, Ф.Туйкин, Г.Хәмидуллин, М.Чулпани, М.Шакирҗанова һәм башкаларның шигырьләре дөнья күрә.

Әдәбият, театр һәм музыка сәнгате, мәгариф һәм фән мәсьәләләре турында фикер алышына. «Йолдыз», «Вакыт», «Урал» һәм башка газеталар материаллары күчереп бастырыла.

Даими рубрикалары: «Җирле һәм гомуми характердагы мәсьәләләр буенча баш мәкаләләр», «Үзәк хөкүмәт һәм аның җирле органнары карарлары», «Тәрҗемәләр, телеграммалар, җирле хроника», «Газета һәм журналлар арасында» һ.б.

Әдәбият

Яхин Ф. Татарская литература в периодической печати Уральска (1905–1917 гг.). Казань, 1992; 

Әмирханов Р. «Фикер» газетасында хатын-кыз мәсьәләсе // Азат хатын. 1975. № 6;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.