Биографиясе

1923 елның 19 сентябре, Чуаш Республикасының Козловка районы Кармыш авылы – 1994 елның 30 августы, Мәскәү шәһәре.

Подольск артиллерия училищесен (1942), М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне (Мәскәү, 1948), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясен (Мәскәү, 1966) тәмамлый.

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 676 нчы артиллерия полкында батарея командиры (38 нче армиянең 332 нче укчы дивизиясе). Воронеж, 2 нче Украина һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Кастория (1943), Житомир-Бердичев (1943–1944), Львов-Сандомир (1944) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Днепр елгасын кичеп, Лютеж авылы (Украина ССР, Киев өлкәсенең Вышгород районы) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: 1943 елның 4 октябренә каршы төндә М.А.Салихов житәкчелегендәге батарея, дивизиянең бер өлешенә елга аша чыгарга булышып, дошманның җанлы көчләренә һәм техникасына сизелерлек зыян китерә.

Сугыштан соң Мәскәүдә яши, СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясендә эшли.

1993 елдан отставкада. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткәне өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин