Тарихы

XVII йөзнең беренче яртысында дворян Косяковскийлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Кляри-Архангельское, Кирели исемнәре белән дә билгеле. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1646 елда биредә Зөя боярлары балалары Ф.В. һәм И.А.Косяковскийларның утарлары урнашкан була, алар карамагында 21 крәстиян һәм 3 бобыльләр хуҗалыгы була, 1834 елда авыл алпавыт А.Г.Дротоевский, аннан соң аның кызы А.А.Смеловская, 1870 елдан Польша дворяннарыннан М.Ф.Головня карамагында була.

XVII йөздән авылда приход була. 1775 елда приход кешеләре иганәсенә агач Михаил Архангел чиркәве төзелә, 1856 елда алпавыт А.А.Смеловская бүлеп биргән акчага ул киңәйтелә һәм реконструкцияләнә, 1912 елда архитектор С.В.Бечко-Друзин проекты буенча приход кешеләре иганәсенә төзекләндерелә (акча, нигездә, Малаевка авылы крәстияннәре Г.Я. һәм С.Г. Сергеевлар торак пунктларны йөреп чыкканнан соң җыела) (совет чорында бинада ашлык саклау урыны, склад урнаша; дини архитектура истәлеге, өлешчә сакланган; 2019 елдан реставрация эшләре бара).

1890 елда рухани И.М.Царевский башлангычы белән авылда катнаш бер сыйныфлы рус чиркәү-приход мәктәбе ачыла. 1895 елда анда 24 ир бала һәм 2 кыз бала укый, 1907 елда – 39 һәм 5, 1914 елда – 18 һәм 9.

XX йөз башында биредә җил тегермәне, тукыма-бакалея кибете була; пәнҗешәмбе саен базар эшли, һәр елның 28–30 сентябрендә ярминкә үткәрелә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 575,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Карамалы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Броневик» колхозы оештырыла, 1950 елдан «Большевик» колхозы (үзәк утары Олы Карамалы авылында) составында, 1994–2003 елларда «Чулпан» күмәк предприятиесе, 2003–2009 елларда «Чулпан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халык саны

1646 елда – 75,
1763 елда – 124 ир-ат;
1834 елда – 369,
1859 елда – 284,
1897 елда – 331,
1908 елда – 389,
1920 елда – 406,
1926 елда – 235,
1938 елда – 164,
1949 елда – 143,
1958 елда – 96,
1970 елда – 53,
1979 елда – 37,
1989 елда – 22,
2002 елда – 15,
2010 елда – 18,
2017 елда – 12 кеше (руслар).