Биографиясе

1926 елның 23 июлендә Мордва АССРның Тарбеев районы Сыркыды авылында туган

Мәскәү шәркыятьчелек институтын тәмамлый (1949).

1949–1987 елларда СССРның Тышкы эшләр министрлыгында илчелек хезмәтендә: СССРның Кытай Халык Республикасындагы консуллык оешмаларында эшли (1949–1959), 1963 елдан Багдадтагы (Гыйрак), Каһирәдәге (Мисыр) консуллыкларның мөдире; 1967–1987 елларда СССР Тышкы эшләр министрлыгында СССРның Азия һәм Африка илләре белән консуллык мөнәсәбәтләре үсеше мәсьәләләре бүлеге мөдире.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре Кытай, Якын Көнчыгыш илләре белән үзара мөнәсәбәтләргә, Азия, Африка илләре белән консуллык мөнәсәбәтләрен үстерүгә карый.

Әдәбият

Кто есть кто в татарской общине Москвы: справочное издание. М., 2001.