Эчтәлек

Гомер еллары: 1352 – 1419.

Идегәй 1377/78 елда Туктамыш ханга Күк Урда тәхетенә утырырга ярдәм итә. Соңрак, ханга каршы фетнә оештырылуы ачылгач (1389), Аксак Тимер тарафына кача һәм, аның ягыннан торып, Туктамышка каршы сугыша (1391).

Тимер Котлыгъ хан җитәкчелегендә Идел аръягында ярым мөстәкыйль олыс оештыра.

1397 елда Аксак Тимердән чираттагы җиңелү кичергән Туктамышка каршы көрәш башлый һәм аны Кырымнан Литвага куып җибәрә.

1399 елда Литваның бөек кенәзе Витовт белән Туктамышның берләштерелгән гаскәрен тар-мар итә (кара: Бурсыклы (Ворскла) елгасы буендагы сугыш).

Алтын Урданың бердәмлеген торгызып, Идегәй Шадибәк хан һәм Булат Солтан хан вакытында чынлыкта дәүләтнең идарәчесе була.

1408 елда Мәскәүгә һөҗүм ясый һәм аннан кабат ясак түләтә башлый.

1410 елда сарай аксөякләре фетнәсе нәтиҗәсендә хакимияттән читләштерелә, Харәземгә кача, аннан 1414 елда куыла, үзенең урдасы белән Идел һәм Урал елгалары аралыгында яңа дәүләт (Мангыт йорты) оештыра.

1416 елда Руська яу белән бара, Киевны яндыра. Тәхет өчен барган сугышта һәлак була.

Идегәйнең Алтын Урда бердәмлеге өчен көрәше халык эпосы «Идегәй»нең нигезен хасил итә.

Әдәбият

Идегәй: татар халык дастаны. Казан, 1988.

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Жирмунский В.М. Тюркский героический эпос. Л., 1974.

Татарский народный эпос. Казань, 1990.

Измайлов И.Л. Идегей: жизнь, ставшая легендой // Татарстан. 1992. № 1/2.

Автор – И.Л. Измайлов