Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Вершина речки Ерыклы исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәдрәсә (1908 елдан, 1911 елда 40 ир бала укый), 2 мәчет, 2 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3946 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимкино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Фома авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Игенче» колхозы оештырыла. 1994 елдан – «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Игенче» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Кыр ягы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1949 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1965 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2014 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Г.Я.Фәхриева) оештырыла.

Мәдәният йорты (1975 елдан), китапханә (1926 елда авыл советы бинасында уку йорты буларак ачыла, 1935 елдан мәчет бинасында, 1948 елдан яңа клуб бинасында, хәзерге вакытта мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пунты (2014 елдан), ветеринария пункты (2013 елдан), мәчет (2002 һәм 2006 еллардан) бар.

Күренекле кешеләре

С.С.Гафуров (1925–2003) – «Игенче» колхозы рәисе (1957–1985), Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

С.С.Идиятуллин (1926–2006) – РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Октябрь район кулланучылар берлеге рәисе (1962–1987), Бөек Ватан сугышында катнаша, Хезмәт Кызыл Байрагы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 885,
1897 елда – 1607,
1908 елда – 1811,
1920 елда – 2049,
1926 елда – 1440,
1938 елда – 1595,
1949 елда – 1249,
1958 елда – 1341,
1970 елда – 1840,
1979 елда – 1600,
1989 елда – 961,
2002 елда – 963,
2010 елда – 917,
2021 елда – 551 кеше (татарлар).