Эчтәлек

1399 елның 12 августы.

Литваның бөек кенәзе Витовтның Туктамыш ярдәмендә Алтын Урданы бүлгәләргә, Көнчыгыш Европада Литва хакимиятен җәелдерергә омтылуына каршы Идегәй тарафыннан оештырылган сугыш.

Ике гаскәр Днепр елгасының сул кушылдыгы Бурсыклы (Ворскла) буенда очраша. Витовт гаскәрендә туплар була. Идегәйнең оста маневрлары нәтиҗәсендә Витовт белән Туктамыш гаскәре елганы кичеп чыгарга мәҗбүр ителә. Идегәй аларга ике тарафтан берьюлы һөҗүм итә, дошман якның берләштерелгән көчләре җиңелә. җитмештән артык кенәз һәм бәк, күп санда сугышчылар һәлак була. Исән калганнары чигенәләр. Идегәй гаскәре аларны Луцк шәһәренә чаклы куа килә, авыл-калаларны талый. Кенәз Витовт буйсынуындагы Киев шәһәреннән 3000 сум йолым алына.

Соңыннан Литва кенәзлеге белән ике арада солых килешүе төзелә: Литва кенәзлеге Алтын Урдага ясак түләп торырга, тәхетеннән куылган Туктамышка ярдәм итмәскә тиеш була. Шушы җиңү нәтиҗәсендә 1395 елгы Аксак Тимер явыннан соң көчсезләнгән Алтын Урданы кабат бергә туплау мөмкинлеге туа, дәүләтнең хәрби куәте ныгый.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Измайлов И.Л. Битва на Ворскле. 1399 // Цейхгауз. 1994. № 1 (3).

Автор – И.Л. Измайлов