XV йөзнең 30 елларында Алтын Урданың таркалу чорында Кара диңгез алды далаларында – Идел белән Днепр елгалары арасында барлыкка килә.

Олы Урда асылда Алтын Урданың дәвамчысы булып тора. Башкаласы – Сарай әл-Җәдид.

Төп халкы – татарлар.

Ханлыкта яшәүчеләр күчмә терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнәләр, Урта Азия, Кавказ арты, шәркый гарәп илләре һ.б. мәмләкәтләр белән сәүдә итәләр.

Халык аксөякләр (солтан, әмир, бәк, морза һ.б.) һәм ясаклылар (кара халык) катлауларына бүленә.

Ханлыкның административ-территориаль төзелеше һәм хакимият органнары структурасы Алтын Урда дәүләтендәге тәртипләргә нигезләнә.

Олы Урда хакиме – хан, ул хан диванына кертелгән карачыбәкләр аркылы идарә итә. Гаскәр башлыклары, дәүләт хезмәтендәге түрәләр, шулай ук дин әһелләре зур булмаган биләмәләргә ия булалар, хезмәтләреннән беркадәр керем алалар.

Дәүләт дине – ислам.

Ханлыкның беренче идарәчесе – Сәед Әхмәд хан.

XV йөзнең икенче яртысында Олы Урда Көнчыгыш Европада әһәмиятле сәяси роль уйнаучы көчле дәүләткә әверелә.

Олы Урда ханнары актив тышкы сәясәт алып баралар. Русь һәм Кырым дәүләтләренә каршы көрәшү максатыннан Бөек Литва кенәзлеге (1472) һәм Төркия (1476) белән дипломатик мөнәсәбәтләр булдыралар.

Олы Урда Әстерхан ханлыгында протекторат урнаштыра, Кырым ханлыгына бәреп керә, рус җирләренә яу чаба.

Әхмәд хан идарә иткәндә Олы Урда иң югары күтәрелеш чорын кичерә. Хан дәүләткә Алтын Урда дәрәҗәсен кайтарырга, рус кенәзләреннән Урдага ясак түләттерергә омтыла (кара: «Угра буендагы капма-каршы тору»).

Далада хакимлек итү өчен Мәскәү кенәзлеге һәм Кырым ханлыгы белән барган көрәштә Олы Урда җиңелә; 1491 елда (Шәех Әхмәд хан чорында) Кырым ханы Миңлегәрәй ханлыкны тар-мар итә, 1502 елда Олы Урданы мөстәкыйль дәүләт буларак юкка чыгара.

Ханнары

Сәед Әхмәд (1430 еллар – 1460 еллар башы),

Әхмәд (1460 еллар башы – 1481),

Шәех Әхмәд (1481–1500 еллар башы).

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор –И.Л.Измайлов