Республиканың җәмгыять һәм дәүләт төзелешен, сайлау системасын, хакимиятнең вәкиллекле органнарын төзү тәртибен һәм принципларын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп закон.

ТАССРның беренче Конституциясе проекты 1925 елның 25 июнендә ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының 2 нче сессиясендә эшләнә һәм кабул ителә, 1926 елның 13 мартында ТАССР Советларының 6 нчы съездында хуплана. 1926 елда ТАССР Конституциясе Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Бөтенроссия Эшче, крестьян һәм кызылармияче депутатлар советлары съезды тарафыннан карала (аерым карар кабул иткәнгә кадәр кичектерелә). Шуңа карамастан, Конституция проекты татар милли дәүләтчелеге формалашу процессларына зур йогынты ясый.

1930 елларның 2 нче яртысында СССР (1936 ел) һәм РСФСР (1937 ел) Конституцияләре нигезендә ТАССР Конституциясе эшләнә һәм бөтен халык фикер алышуына чыгарыла. 1937 елның 25 июнендә ТАССР Советларының 11 нче гадәттән тыш съездында кабул ителә һәм шул ук елда РСФСР Югары Советы тарафыннан раслана.

1977–1978 елларда СССР (1977 ел) һәм РСФСР (1978 ел) Конституцияләренә туры китереп ТАССР Конституциясенең яңа редакциясе эшләнә һәм 1978 елның 31 маенда 9 нчы чакырылыш ТАССР Югары Советының 9 нчы сессиясендә кабул ителә.

1990 елның 30 августында Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү Татарстанның дәүләтчелеге үсешендә күренекле тарихи вакыйга булды. Республика дәүләтчелеге һәм иҗтимагый строе нигезләрендә барган үзгәрешләр 1992 елның 6 ноябрендә 12 нче чакырылыш ТР Югары Советының 12 нче сессиясендә ТРның яңа Конституциясе кабул ителүгә, ә 2002 елның 19 апреле ТР Законы белән аңа тиешле үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелүгә китерә.

Барлык конституцияләр республика символикасының (герб, флаг, гимн) рәсми тасвирламасын эченә ала.