Биографиясе

1853 елның 12 марты, Казан губернасы Чистай өязе – 1900 елның 1 апреле, Казан. Морзалар нәселеннән.

Казанда Икенче ир балалар гимназиясен (1874), Казан университетын (1878) тәмамлый.

1876–1900 елларда Казанда Татар укытучылар мәктәбендә рус теле укытучысы, 1881 елдан инспектор (директор). Бер үк вакытта 1896 елдан Казан шәһәр думасы гласные.

Шәһәр училищесе укытучысы М.Иманаев белән берлектә рус-татар училищеләре өчен «Рус теле» («Русское слово», 1895) исемле дәреслек төзи. Дәреслек күп тапкырлар нәшер ителә һәм 1924 елга кадәр кулланыла. Татар мәктәбенең дөньяви характерда булуы һәм рус теленең Идел буе халыклары арасында мәдәни багланышлар чарасы буларак таралуы тарафдары була.

Хезмәтләре

Синтаксический разбор глагола в казанско-татарском наречии. Казань, 1895.

Казанское мусульманство // Городской и сельский учитель. 1897. № 3.