1722 елның 5 февралендә император Пётр I тарафыннан расланган «Генералитетка һәм штаб-офицерларга күрсәтмәләр, яки Боерык» нигезендә оештырыла, 1722 елның җәендә ачыла. Казанда эшли, Әстерхан, Саратов шәһәрләрендә һ.б. торак пунктларда бүлекчәләре була. 1719–1721 елларда халык санын алганнан соң җан башыннан салым түләргә сәләтле кешеләр һәм аларга күпме күләмдә пехота һәм кавалерия «туры килүе» турындагы мәгълүматларны тикшерү һәм аныклау белән шөгыльләнә. «Кешеләрне барлау»ның таралыш алуы чынлыкта яңадан халык санын алу чарасына әверелә. Аны уздыру барышында канцелярия халыкның исәбен ала, җан башына тиешле салым күләмен ачыклый яки аны сыза, салым түләүчеләрне билгеле бер яшәү урынына терки һәм «качакларны асрауда», аларны үзләрендә «яшәүгә беркетүдә һәм яшерүдә» гаеплеләргә җәза бирү чаралары турында карар чыгара; җирле чиновникларның адм. закон бозуларына карата белдерелгән шикаятьләрне тикшерә, уңыш булмау нәтиҗәләренә каршы чаралар күрә һ.б. Казан губернасы терр-ясендә барлыгы 684 меңләп кешегә салым күләмнәрен билгели һәм полкларны урнаштыру планын төзи. Казан һәм Әстерхан губерналарының исәп алу эшләре канцеляриясен

генераль ревизор җитәкли, кабулханәне (рәис, 5 штаб һәм обер-офицер), канцелярия һәм аннан тыш эшләүче хезмәткәрләрне үз эченә ала. Составына секретарь, канцелярия хезмәткәрләре һәм аларның ярдәмчеләре (подканцеляристлар), күчермә алучылар (барлыгы 36 кеше; 1727) керә. Канцеляриянең хәрби командасында 25 унтер-офицер, драгун һәм солдат исәпләнә. Сенатка буйсына. Император Екатерина I нең 1727 ел 9 февраль Фәрманы белән бетерелә, 1728 елның апрелендә яшәүдән туктый.

Генераль ревизоры — И.А. фон Менгден (Фамендин).

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 6. № 3720; Т. 7. № 4977, 5010.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 3;

Бабич М.В. Государственные учреждения XVIII века: Комиссии петровского времени. М., 2003.

Автор – Е.Б.Долгов