Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Черкен исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 су һәм 5 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. 

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1738 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Зур Фролово авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Яшәр» колхозы оештырыла, 1951 елда «Ватан» колхозы (Күл Черкене авылы) составына керә. 1990 елларда – «Яшәр» күмәк хуҗалыгы, 2015 елдан «Ак Барс Буа шикәр заводы» җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыять. 

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2009 елга кадәр – тулы булмаган урта мәктәп, 2016 елга кадәр – башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (1954 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Т.К.Сәгыйтов (1937 елда туган) – журналист, тарих фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.Т.Сәгыйтов (1959 елда туган) – ТРның һәм РФнең атказанган табибе, медицина фәннәре кандидаты;

Г.Т.Салиева (1968 елда туган) – стоматолог, медицина фәннәре докторы;

Р.Х.Туктаров (1949 елда туган) – галим агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 113 ир заты;
1859 елда – 751,
1908 елда – 1416,
1920 елда – 1456,
1926 елда – 1158,
1938 елда – 1195,
1949 елда – 749,
1958 елда – 646,
1970 елда – 673,
1979 елда – 679,
1989 елда – 373,
2002 елда – 271,
2010 елда – 232,
2015 елда – 189 кеше (татарлар).